Top.Mail.Ru
Галимнәр хезмәте халыкка барып җитми, безне шул борчый – Ким...
1 апреля 2017 в 13:40

Галимнәр хезмәте халыкка барып җитми, безне шул борчый – Ким Миңнуллин

Татарстан галимнәре татарларның этномәдәни мәнфәгатьләренә кагылышлы хезмәтләренең нәтиҗәсе халыкка барып җитмәвенә борчыла. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Татарстан Фәннәр Академиясенең Президиум утырышында ясаган чыгышында шушы мәсьәләне күтәреп чыкты.

Утырышта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре дә катнашты.

Аерым алганда, Татар халкының милли үзенчәлеген саклау һәм үстерү юнәлешендә башкарыла торган эшләрнең берсе – татар халкының рухи һәм матди мирасын өйрәнү буенча комплекслы экспедицияләр турында сүз бара.

Мәгълүмат өчен. Нигез салынган көненнән алып (1939 ел) бүгенгә кадәр Институт фольклор, диалектологик, этнографик, археологик, археографик һәм башка төрле экспедицияләр оештыра. 1945 елга кадәр фольклор экспедицияләре Татарстан районнары белән чикләнсә, соңрак Х. Ярми җитәкчелегендәге фольклорчы галимнәр Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Марий Эл Республикаларында, Киров, Пенза, Рязань, Оренбург, Әстерхан, Ульян һәм башка өлкәләрне йөреп чыктылар. Илленче еллар азагыннан башлап Л.Җәләй җитәкчелегендә татар галимнәре татар сөйләмнәрен өйрәнеп, төрки халыклардан беренчеләрдән булып, “Татар теленең диалектологик атласы” өчен материал туплый башладылар. Шулай итеп совет заманнарында татарлар яшәгән бөтен территория буйлап татар халкының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнделәр. “Нәкъ менә экспедицияләр ярдәмендә бөтен СССР территориясенә сибелгән халкыбызның бай мирасын саклап кала алдык”, – ди институт галимнәре.

2014 елдан башлап экспедицияләр «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014–2016 еллар)» программасы нигезендә тормышка ашырыла.

“Татар телен һәм татар мәдәниятен белүчеләрнең кимүен, бу яктан зур югалтуларыбыз экспедицияләрдә йөргәндә аеруча ачык тоемлана. Бер яктан караганда, кешеләр үзләренең этник тамырлары, нәсел тарихы, төбәк тарихы белән кызыксына, әмма үз сорауларына тулы җавап таба алмый. Төбәк өйрәнү материаллары бөтен җирдә дә профессиональ өйрәнелми. Андый материаллар интернетта да бик аз, – диде Ким Миңнуллин үз чыгышында. – Бу очракта экспедицияләр милли үзаңны ныгыту урыны булып тора. Әмма эшебезне халыкка китереп җиткерә алмавыбыз борчый”.

Институт җитәкчелеге 2009 елдан башлап фольклорчылар, диалектологлар, археографлар, музыка белгечләре, сәнгать белгечләре катнашында Татарстанның Актаныш, Апас, Мамадыш, Чүпрәле, Кукмара, Арча, Әтнә районнарына – 20, Россия Федерациясе регионнарына 11 комплекслы экспедиция оештырылуы турында әйтте. Әлеге экспедицияләр нигезендә сүзлекләр, фольклор томнары, монографияләр һәм төрле каталоглар эшләнгән. 2010 елдан башлап “Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән” сериясе белән махсус җыентыклар чыгарыла. Татарстанның Актаныш, Апас, Мамадыш, Чүпрәле, Кукмара районнары, Марий Эл, Удмуртия, Түбән Новгород, Омск, Пермь, Әстерхан өлкәләре буенча җыентыклар әзер инде.

Галимнәрне әлеге җыентыкларның халыкка җиткерү механизмы эшләнмәгән булуы борчый. Ким Миңнуллин үз чыгышында шушы тәкъдимнәрне әйтеп үтте:

 — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Минем туган ягым» проекты. Аның кысаларында галимнәр муниципаль районнарда тарих һәм җәмгыять белеме, татар теле һәм әдәбияты, георграфия укытучылары белән семинарлар оештыра, туган як ономастикасы, шәҗәрә төзү, эпиграфик һәйкәлләрне өйрәнү буенча осталык дәресләре үткәрү;

 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә фәнни-популяр лекцияләр оештыру, Россия регионнарындагы милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларга үз чараларны уздыру өчен фәнни-методик ярдәм күрсәтү;

 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә “Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән” сериясеннән чыгарылган китапларны халыкка җиткерү максатыннан төрле чаралар, фәнни-популяр лекцияләр оештыру.

“Билгеле булганча, Татарстан Хөкүмәте Татарстаннан читтәге иҗтимагый оешмаларга грант ярдәме күрсәтүен дә исәпкә алсак, галимнәр ярдәме грантларның нәҗитәлелеген тагын арттырыр иде”, – ди Ким Мөгаллимович.

Искәртеп үтәбез, галимнәрнең ярдәме ниндидер өстәмә акчалар таләп итми. Максат – галимнәр тарафыннан тупланган мәгълүматны халыкка җиткерү.

190
Комментарии (0)

Выберите из списка
2017
2017
2016
2014
2013
2012
2011
2010
2009