Top.Mail.Ru
Мәктәпләрдә Казан ханлыгы рус дәүләтенә үзе кушылган дип...

Мәктәпләрдә Казан ханлыгы рус дәүләтенә үзе кушылган дип укытачаклар – Альберт Борһанов

Яңа федераль стандартлар буенча төзелгән тарих дәреслекләрендә мәктәп укучыларын Казан ханлыгы яулап алынган дип түгел, киресенчә, Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылган дип өйрәтәчәкләр. Бу хакта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Болгар-татар цивилизациясе үзәге җитәкчесе, археолог Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына сөйләде.

Яңа дәреслекләр буенча, ике арада бернинди сугыш булмаган, татар дәүләте рус дәүләтенә ирекле рәвештә кушылган. Казан ханлыгының рус дәүләтенә кушылуы дигән фикер белән тарихчы бөтенләй килешми.

«Советлар чорында, 70 нче елларда, Казахстан, Төркмәнстан кебек күп республикалар турында „добровольное вхождение в состав России“ дигән термин бар иде, ләкин ул вакытта Казанның „добровольное вхождение“ дигән сүзе булмады. „Завоевание Казани, Казанского ханства“ дип әйтә торганнар иде. Без күтәрелмәс өчен йомшартырга тырышалар. Казанны басып алынган дип күрсәтергә теләмиләр», – диде ул.

Бүгенгә 1 нче, 2 нче, 5 нче, 6 нчы сыйныфлар өчен дәреслек булдырылган. Хәзерге вакытта 7 нче сыйныф өчен дәреслек әзерлиләр.

184
Комментарии (0)

Выберите из списка
2017
2017
2016
2014
2013
2012
2011
2010
2009